Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Туган якның һавасы да татлы
Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә. Йортлары тәмам искергән, үз-үзләрен йөртә алмас дәрәҗәгә килгән, бер генә дә...
-
Яхшылык эшлә һәм савап ал
Районда иң төзек, чисталар рәтендә Кече, Зур Күккүз һәм Түбән Барыш авыллары зиратлары да бар. Хәер, бу якларда чишмәләргә дә игътибар зур, авыллар халкы арасында иманлы, "туып-үскән, яшәгән җирем" дип җан атып яшәүчеләр бик күп. Читтә яшәсәләр дә, Гаеткә, бәйрәмнәргә, ялга кайткач, шушы изге вә саваплы эшләрне башкару өчен мул...
-
Яхшы ният – эш башы
13 августта Заготзерно бистәсендәге "Нәҗиб" мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлесне район башлыгы Р. Н. Заһидуллин шәхсән үзе һәм гаиләсе исеменнән, барлык чыгымнарны күтәреп оештырды. Бистәдә яшәүче, динебезне хөрмәт итүче 40 тан артык өлкән кеше чакырылган иде бирегә. Мул сыйлы табыннар артында догалар укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Мәчетнең мулласы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев...
-
Догалы табын – нурлы табын
Рамазан ае уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә дә ифтар мәҗлесләре оештырыла. 11 августта Каратун авыл җирлеге мәктәптә ифтар мәҗлесе үткәрде. Каратун урта мәктәбендә Каратун, Ашлык кабул итү поселогы, Морзалар, Свияжский поселогы ветераннары өчен тәмле ашлар пешерелеп, мул сыйлы табын әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Зөһрә Хаева җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр...
-
Апас зираты яңа “күлмәк” кия
Апас зиратын пөхтәләү, чистарту эшләре дәвам итә. 1 августта биредә чираттагы өмә үткәрелде. Зират тирәсен яңа, зәвыклы тимер рәшәткә белән тотып алу эшләре дә башланды. Аның подрядчигы итеп "Сельхозтехника" предприятиесе сайлап алынды. Бүгенгә 500 метрдан артык озынлыкта яңа койма-рәшәткәләр куелды инде. Соңгы өмәдә исә Апасның 10лап оешма-предприятиесеннән килгән өмәчеләр яңа...
-
Ярдәм көтәбез
Свияжский бистәсендә төзелә башлаган мәчетебез акча булмау сәбәпле, ярты юлда тукталып калды. Хөрмәтле райондашлар, якташлар! Бу изге эшкә, изге Рамазан аенда булдыра алган кадәр үз өлешегезге кертсәгез, без бик шат булыр идек. Хәбәрләшү өчен телефон: 89625537494; 34-4-29. Олы хөрмәт белән - мәчет картлары.
-
Кубань халкына апаслылар ярдәме
Су басу нәтиҗәсендә зур зыян күргән Краснодар өлкәсенең Крымск районы халкына гуманитар ярдәм итү акциясендә районның һәр оешма, предприятие һәм хуҗалыклар коллективлары актив катнашты, - дип хәбәр итәләр безгә халыкны социаль яклау идарәсеннән. Зур бәла-казага тарыган гади халыкка ярдәм итү максатында, район аграр көллияте базасында әйберләр җыю фондына 3 көн...
-
ЯТИМНӘРГӘ БҮЛӘК
Борнаш мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән Тәнзилә Хәйруллина бүген Кама Тамагында яши, эшмәкәр. "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә Пионериянең 90 еллыгы уңаеннан пионерия ветераннары белән булган очрашуда алар ихластан аралаштылар, хатирәләрен яңарттылар, варисларга киңәшләрен бирделәр. Очрашудан барысы да канәгать калдылар. Т. Хәйруллина үзәктә ял итүче ятим балалар өчен матди ярдәм дә күрсәтте.
-
Изгелеккә чикләр юк
"Геральдика" кушаматлы чабышкы Болгар Сабан туенда узган ярышларда I урынны яулап микродулкынлы мичкә лаек булды.
-
Яңгырады моңлы азан
17 июнь, якшәмбе көнне, Апаста "Миргасыйм" мәчете ачылды.
-
Балалар мәйдан түрендә
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, быел 1нче сыйныфка укырга керүче 143 балага "Ак Барс" Холдингы компаниясе генераль директоры урынбасары Артур Арсланов һәм ООО СХП "Свияга" берләшмәсе генераль директоры Марат Хәсәнов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов мәктәп кирәк-яраклары белән тулы сумкалар тапшырдылар.
-
Борынгы Болгарга сәяхәт
Мәчеткә йөрүче, динебезне хөрмәт итүчеләрнең Изге Болгар җиренә сәяхәте матур традициягә әйләнде. 10 июнь көнне иртәнге сәгать биштә районыбызның төрле авылларыннан килгән 100 дән артык райондашыбыз 5 автобус белән кабат "Изге Болгар җыены" бәйрәменә кузгалдылар. Юл догалары укып, озатып калучыларның хәер-фатихасы белән ерак, саваплы сәфәргә чыгып киттек. Биш сәгатьлек юл...
-
Дини адымнар
Апаста дини ихласлы Дамир Хәсәнов тырышлыгы белән өченче мәчет төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылды. "Миргасыйм" исеме алган бу мәчетнең имамы итеп Рамазан хәзрәт Әминов сайлап куелды. Югары педагогик белемле, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсендә дини белем алган хәзрәт Апас Җәмигъ мәчетендә кадим (иске имля) язуы дәресләрен алып барды.
-
Эшләгәнең илеңә яхшы, Өйрәнгәнең үзеңә яхшы
Безнең Кильдураз мәктәбе укучылары тирә-юньне чистарту, яшелләндерү айлыгында шактый эш башкардылар. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү тагын да сөенечле бит. Кое-чишмә тирәләрен төзекләндерү дә күңелләргә хуш килде. Авылның өлкәннәре эшләп куйган корылмаларны укучылар төсле буяулар белән яңартып, буяп куйдылар. Рәсемдә: 5нче сыйныф укучылары Коштавылындагы "Иске кое" чишмәсе тирәлеген матурлыйлар.
-
Өч мәхәлләле Апас
Район нотариусы Дамир Хәсәнов бик күптәнге хыялын тормышка ашырды. Үзенең хәләл хезмәте һәм көче белән эшләп тапкан акчасына һәм дуслары ярдәме белән Апаста мәчет төзетә ул. - Үземә 40 яшь тулгач иманга кайтып, дин юлына бастым дисәң дә була. Мәчеткә йөрү генә түгел бит, адәм баласына җаны, күңеле тынычлыгы, бу...