30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Жизнь района

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Илебездә, 1991 елдан башлап, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне.

Шушы уңайдан 30 октябрьдә илебездә кайгы акцияләре, хәтер дәресләре үткәрелә. Озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә “кара тамга“ тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла.  Салкын подвалларда, лагерьларда илебезнең асыл егетләре һәм кызларының гомерләре өзелә.

Бүгенге көндә районда дәһшәтле елларның шаһиты булган 1 кеше гомер итә. Алар һәм аларның гаиләләре өчен бу еллар мәңге онытылмаслык хатирә. Киләчәк буын мондый күңелсез вакыйгаларның шаһиты булмасын иде, ялгышлар кабатланмасын.

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев