Апас районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары референдумда катнаштылар
Аларга үз илләрендә гамәлдә булган Конституциядә үзгәрешләр буенча референдумда үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылды.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
Районыбызда барлыгы Үзбәкстаннан килүче 65 кеше теркәлеп яши. Бүген алар үз илләрендәге Конституциядә үзгәрешләр буенча референдумда катнаштылар. Референдум буенча тавыш бирү район үзәк китапханәсендә оештырылды. Биредә мөһим вакыйганы үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган иде.
Катнашучыларны бәйрәм рухы белән каршы алдылар, халыклар дуслыгы чагылыш тапкан концерт чыгышлары тәкъдим иттеләр. Күтәренке кәеф, җылы әңгәмәләр, ватандашлар очрашуы белән бик күңелле барды әлеге чара.
“Тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде. Үз комиссияләре бар. Халык үз җае белән килде, тавыш биреп, үз фикерен белдерде. Барысы да тыныч, оешкан төстә узды”, - дип белдерде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
“Үзбәкстаннан 12 ел элек күченеп килдем. Апаста гаиләм, балаларым белән яшим. Биредә безгә бик ошый. Апаслылар белән дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмләшеп гомер итәбез”, - ди Эльор Эщанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев