Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә катнашты

Казан Агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Биредә Апас аграр көллияте дә үз эшчәнлеген, экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итте.

(16 сентябрь, "Апастово-информ")


Ел саен үткәрелә торган республика ярминкәсе- «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе 26 нчы мәртәбә узды.

Камыр ризыклары, бөртекле культуралар,  сөт һәм яшелчә продукциясе, агач эшләнмәләр күргәзмә-сатуга куелды.

Әлеге ярминкәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты. Ул аграр көллият мәйданчыгы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровны һәм Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинны таныштырды.

Районның ярминкә мәйданчыгы уңышлы дип табылды һәм югары бәя алды. Коллектив дипломга һәм кубокка, Апас районы Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев