Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Украинада масус операциядә һәлак булган Сергей Баранов-Орел белән хушлашты

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Апас районы Табар Черкене авылыннан Сергей Сергеевич Баранов-Орел һәлак булды. Аны үзе яшәгән һәм хезмәт иткән Ульяновск шәһәрендә Дан аллеясында соңгы юлга озаттылар. Батыр егет белән хушлашырга район җитәкчеләре, җирлек башлыгы, туганнары, дуслары, авыл халкы барды.

Сергей Баранов-Орел 1989 елның 7 ноябрендә туа. Сергей һәм Нина Баранов-Ореллар гаиләсендә беренче бала булып үсә. Табар Черкене мәктәбендә укый. Кечкенәдән әфган далаларын кичкән кыю әтисе Сергей үрнәгендә хәрби кием кию, күкрәгенә медальләр тагу турында хыяллана. 2009 елда Казанның авиация техникумын тәмамлый. Шул ук елда район хәрби комиссариаты чакыруы буенча армия сафларына алына. Хәрби бурычын үтәгәннән соң да, контракт белән хәрби хезмәттә кала. 20113 елдан бирле Ульяновск өлкәсендә 73612 хәрби частендә хезмәт итә. Һава-десанты гаскәрләрендә үзен кыю, батыр, булдыклы ир-егет итеп таныта.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Сергей Сергеевич Баранов-Орелның батырлыгын, Ватанны саклаучының дәрәҗәле һөнәр булуын билгеләп үтте.

«Кыюлык, ныклык, фидакарьлек, бурычка тугрылык – чын хәрби батырлык үрнәге күрсәтте. Батыр хәрбинең әти-әнисенең, туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Батырларча башын салган райондашыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек хәтер», - диде район башлыгы.

Һәлак булган рядовойга әле нибары 32 яшь иде. Аның хатыны һәм бер баласы калды. Ватан, туган ил өчен ул үзенең гомерен дә кызганмады. Тыныч йокла, батыр Ил улы! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев