Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның яшь волонтерлары яралыларга эчке киемнәр тегәләр

Апас урта мәктәбе укучылары госпитальләргә җибәрү өчен киемнәр тегә башладылар.

(29 март, “Апастово-информ”).


Мәктәптә “Оста куллар” дәрестән тыш чарасы кысаларында, “Мәрхәмәт юлында” волонтерлык төркеме оештырылды. Биредә технология укытучысы Флорида Мифтахова җитәкчелегендәге яшь волонтерлар яралыларга эчке киемнәр тегәләр. Бүгенге көндә алар барлыгы биш пар кием әзерләгәннәр. Укучылар “Алга” клубына көмеш волонтерлар белән очрашуга да бардылар. Алар анда тегүче апаларының эшләрен күзәттеләр һәм осталыкларын арттырдылар.


“Балалар күңелендә яшьтән үк патриотлык хисләре уяту, мәрхәмәтлелеккә өйрәтү - бик мөһим. Укучыларга буш вакытларын файдалы үткәреп, волонтерлык эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүләренә бик сөенәбез, - дип хәбәр итә укытучы Флорида Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев