Апаста яшәүче, олы йөрәкле Сания апа Сафиуллинага күркәм юбилее уңаеннан, район җитәкчелеге исеменнән котлаулар ирештерелде.
(25 февраль, “Апастово-информ”).
Сания апа Сафиуллина яралыларга бик кирәкле булган носилкалар тегү эшен башлап җибәргән иде. Ул бу игелекле эшкә үзе кебек киң күңелле апаларны да җәлеп итте. Бүгенге көндә “Алга” яшүсмерләр клубында эш кайный. Барлыгы 47 кеше носилкалар тегү эшендә катанаша.
Сания апаны җитәкчелек исеменнән шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина котлады һәм иң изге теләкләрен ирештереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
-Сания апа җитәкчелегендә өлкәннәр бүгенге көндә бик мөһим эш башкаралар. Носилкалар җитештерү белән бергә апалар шул носилкаларны салу өчен махсус сумкалар, госпитальләр өчен эчке киемнәр дә тегә башладылар. Аларга соклануыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итте шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Нет комментариев