Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Алтын, Зөбәрҗәт һәм Бриллиант туйларын каршылаган парлар бүләкләнде

Районда 50-55-60 ел иңне-иңгә куеп, үрнәк гомер итүче парлар хөрмәтләнде.

(18 декабрь, “Апастово-информ”).


Алар ЗАГС бүлегенә чакырылып бүләкләнде.

“Сезне гаиләгезнең матур бәйрәме белән тәбрик итәбез. Район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән иң җылы котлауларны ирештерәбез. Дөнья булгач, төрле хәлләр, дөньяның төрле мәшәкатьләре дә булгандыр. Ләкин, сез бергә, бердәм булып, авырлыкларны бергә җиңгәнсез. Гаиләләрегезне нык итеп саклагансыз. Балаларыгызны пар канатлар астында үстереп, үрнәк тәрбия биргәнсез, аларны кеше иткәнсез. Бүген дәү әниләр, дәү әтиләр булып, матур гомер итәсез. Сезгә исәнлек-саулык, тигезлек-тынычлык телим”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да өлкәннәрне тәбрик итте.
“Хөрмәтле өлкәннәр! Сез чыннан да үрнәк парлар. Яшьләр арасында аерылышулар да еш очрый. Ә сез барлык тормыш ваклыкларын җиңеп, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, ярдәм итеп, аңлап, күп еллар яшәгәнсез. 5 елдан соң кабат очрашырга язсын, бер-беребезне югалтмыйча яшик, - диде ул.

50-55-60 ел парлы гомер итүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр тапшырылды. Әти-әниләрен тәбрик итәргә балалары да килгән иде. Алар газизләрен чәчәкләргә күмде.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын яңгыратты.

Үрнәк парлар чәйләр эчеп, бер-берсе белән аралашып, күңелләре булып таралды.

“Әлеге парлар барыбызга да үрнәк. Районда Уңышлы туйларын каршылаган пар да бар. Аларны өйләренә барып тәбрик итәчәкбез. Алар Югары Акхуҗа җирлегендә яши”, - диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев