Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста белем бирү һәм мәдәният учаклары төзекләнә

Район башлыгы Равил Хисаметдинов капиталь төзекләндерү эшләре барган объектларда булып, эшнең барышы белән танышты.

(6 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Районда киң колачлы төзелеш эшләре бара. Биналар матурлана, көязләнә, заманчалача, уңайлылыклар арта.
Кызыл Тау мәктәбе тулысынча үзгәрә. Эчке һәм тышкы эшләр тәмамлану алдында. Эш республикакүләм мәктәпләрне төзекләндерү программасы буенча башкарыла.


“Безнең мәктәп 1991 елда төзелгән. Төзекләндерү эшләре булган юк иде. Бик матур килеп чыкты. Балалар бакчасы да биредә үк. Балаларны шатланып каршы алырга язсын“, – диде мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин.


Урта Балтай авылы мәдәният йорты шулай ук танымаслык булып үзгәрә. Бина музей һәм китапханәне дә үз эченә алган.
“Мәдәният йорты бик иске, түбәләреннән су үтә иде. Бүген районда да бер диярлек бина барлыкка килде. Кул тимәгән бер җир дә калмады. Сөенә-сөенә эшләргә язсын“, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева.


Урта Балтайда шулай ук табиблык амбулаториясендә төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Хәзергә буяу, түбәләрне ясау эшләре бара. Бу хакта төзелеш өчен җаваплы Илсур Алдинов белдерде.


Каратун һәм Биеш мәктәпләрендә дә төзелеш эшләренең кызган чагы. Шулай ук район мәдәният йорты, “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә дә күп эшләр башкарылган. Район башлыгы барысы белән дә танышып чыгып, урында ук киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев