Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста узган “Йолдызлы” Зәлидә райондашларга күңелле ял киче бүләк итте

Чүрибураш һәм Иске Йомралы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре оештырган кичке уенга редакция коллективы да кушылды.

(4 июнь, “Апастово-информ”).
Апаста һәр чәршәмбе кичендә күчмә “Зәлидә” уеннары уза. Быел башка еллардан аерымалы буларак җырлы-биюле кичә Апас урамнарында оештырыла. “Зәлидә” уеннары беренчеләрдән булып Салават Кәримов урамында башланып китте. Заводская урамында яшәүчеләр дә күңелле ял итәргә өлгерде.
Бу чәршәмбедә Яшьләр урамында урнашкан редакция бинасы каршында оештырылган “Йолдызлы” Зәлидәгә “Йолдыз”газетасын яратып укучылар да килде.
Җыр-бию, күмәк уеннар бүләкләүләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләр кызыклы китаплар да сатып алдылар. Соңыннан лотерея уеннарында катнашып, бәхетле отыш ияләре дә булдылар.
“Йолдыз” (“Звезда”) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева олы рәхмәтен белдереп, аеруча нәтиҗәле эшләүче почта хезмәткәрләренә, яздыру компаниясендә теләктәшлек күрсәтүчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды. Районның почта хезмәткәрләренә якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы исеменнән тәбрикләү сүзләре ирештерелде. Намуслы һәм тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев