Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста волейбол буенча республика чемпионаты башланды

Анда кече шәһәрләр һәм авыл районнарыннан барлыгы 19 команда катнаша.

(9 декабрь, “Апастово-информ”). 
Апаста авыл районнары һәм кече шәһәрләрдән килгән ирләр һәм хатын-кызлар арасында Видади Мәхмудов истәлегенә волебол буенча турнир башланды. Ярышлар “Апас” универсаль спорт залында һәм Апас мәктәбендә уза һәм ул өч көн дәвам итәчәк. 
Видади Гомбатович республикабызның атаклы спортчысы иде. Ул чирек гасыр дәвамында “Уңыш” җәмгыятен җитәкли, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Авыл волейбол комитеты рәисе, республиканың атказанган физик культура хезмәткәре булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев