Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәктәбе укучысына хәрбидән бүләк килгән

Каратун мәктәбе коллективы СВО дагы сугышчыларыбызга оештырыла торган ярдәмнән читтә калмаска тырыша.

(23 декабрь, "Апастово-информ").

 Арада иң җылы, кадерле күчтәнәч исә - укучылар тарафыннан язылган хатлар. Күңел җылысы белән язылган әлеге хатлар бер генә тапкыр җибәрелмәгән.

" Аларны  солдатларыбыз көтеп ала. Әлеге хатларга җавап итеп батырларыбыздан  рәхмәт сүзләре килеп тора. 10 нчы сыйныф укучысы Нуриева Диана хаты Карамасар авылыннан  Булатов Фирдәвес исемле сугышчыга барып ирешкән. Батыр солдатыбыз исә Дианабызга рәхмәт йөзеннән Яңа ел күчтәнәче ясады", - дип хәбәр итәләр Каратун мәктәбеннән.

 Рәхмәт сезгә, батырларыбыз! Тиз арада Җиңү яулап, Туган якларыбызга сау-сәламәт кайтып ирешүегезне түземсезлек белән көтеп калабыз. Ә без сез кайтканчы җылы  хатларыбыз белән сөендереп торырга сүз бирәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев