Райондашыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде
Җәмгыять һәм без

Райондашыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде

Апастан батальон командиры, майор Булат Бәдретдинов узган ел октябрь аеннан бирле хәрби операциядә катнаша

(7 ноябрь, “Апастово-информ”).



Хезмәте буенча бронь алу мөмкинлеге булса да, Булат хәрби операциядән читтә калмады. Иң беренче сафларда ук фронтка китте. Райондашыбызның намуслы хезмәте турында әледән-әле хәбәрләр ишетеп тордык. Инде менә якташыбыз алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде.


-Улыбыз белән чиксез горурланабыз. Бик нык яратабыз. Аның туган якларыбызга исән-сау, Җиңү белән кайтып җитүен зарыгып көтәбез, - диләр әти-әнисе Фәнис абый белән Лилия апа һәм дәү әнисе Гөлфия апа.


Райондашыбыз белән без дә горурланабыз. Аның батырлыгы алдында баш иябез. Рәхмәт сиңа, кыю солдат! 


Нет комментариев