Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәмәк авылы яңа клублы булды

Шәмәк авылында 45 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасы ачылды.

(27 декабрь, “Апастово-информ”).


Республика программасы нигезендә 14283,67 мең сумлык эш башкарылды. 150,6 кв. метр мәйданлы бина үз эченә музей һәм китапханәне дә алган.

Бу көн Шәмәк авылы халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде. Олысы-кечесе тарихи вакыйганың шаһиты булырга ашыкты. Авыл халкына күңелле ял бүләк итәргә һәм бәйрәм кәефе өстәргә танылган җырчылар да кайткан иде.

Шәмәк танылган шәхесләре белән данлыклы. Бүген дә авыл ул һәм кызлары белән горурланып яши. Әлеге клубны төзүдә дә Шәмәк авылы егете - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриевның зур тырышлыгы салынган.

“Һәр авылның үзенең бер тарихы бар. Ләкин һәр авылда музей ачарга мөмкинчелек юк. Авылдан чыккан затлы, зыялы кешеләр, шәхесләр музейны төзү өчен этәргеч ясаган. Шәмәк авылының горурлыгы Марат Нуриев нияте белән тарихи бүлмә ачылды да. Бәләкәй генә музейга зур тарих кереп урнашкан. Шунда ук интерактив такта да бар. Монда авылның 1 меңнән артык фотосурәтләре, тарихы һәм төрле мәгълүматлар саклана.Тарихны сакларга һәм барларга кирәк”, - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Шәмәк авылы клубы ачылу тантанасына бик күп кунакларыбыз килде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин шәмәклеләрнең шатлыгын уртаклашып, киләчәк Яңа еллар белән тәбрик итте.
“Безнең районда бәйрәм. Бүген өр-яңа икенче клубны ачабыз. Төзелгән биналар өчен Ил Башлыгына, Республика Рәисенә, депутатларыбызга бик зур рәхмәт. Төп нигезләре авылда булган якташларыбыз безгә зур мөмкинлекләр бирә. Марат Нуриевка аерым бик зур рәхмәт. Ул авыл өчен янып йөри, бар нечкәлекләрен кереп, авыл белән яши. Төзелеш эше белән дә гел кызыксынып торды, төрле юлларын эзләде. Авыл – Илнең нигезе дибез. Киләчәктә дә шул нигездә теләкләр чынга ашсын, яңалыклар булып торсын. Марат Нуриев кебек егетләр районда күбрәк булсын иде, бик зур рәхмәт сезгә”, - диде Айрат Җиһаншин.

Район башлыгы төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, аларга да ихлас рәхмәтен юллады.
“Без көне районның хезмәт нәтиҗәләрен барлыйбыз. Бу кадәр биналар ачу республикада да сирәк күренеш. Район җитәкчегез дә бик тырыша. Авыл халкы – ул безнең телебез, гореф-гадәтләребез. Авылда яшьләрне калдырырга, аларга кызыксындыру чаралары булдырырга телибез. Шуңа күрә, күп кенә программалар кабул итәргә тырышабыз. Клублар, мәктәпләр, ФАПлар төзелә, су кертү, юллар салу программалары эшли. Илдә иминлек булсын, егетләребез туган җирләргә исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә яшибез”, - диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча беренче урынбасар Илдар Гыйльметдинов.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев бу көнне аеруча да дулкынланып көтте. Һәм бу дулкынлану чыгышында да чагылыш тапты. Халкын яраткан авыл баласы туган җирендә шундый зур эшләр башкаруы өчен шатлык хисләре кичерде.
“Клуб төзелү – безнең күптәнге хыялыбызның тормышка ашуы. Клубыбыз бик иске иде. Концерт куя алмый калган чаклар да булды. Бу эштә безгә булышкан кешеләргә рәхмәт. Халык өчен юнәлтелгән программаларда тагын да катнашырга язсын”, - диде Марат Нуриев.

Ул клубка “Апас” якташлар җәмгыяте исеменнән музыкаль җиһаз тапшырды. Шулай ук иң олы һәм иң яшь кешегә дә бүләкләр белән кайткан иде. Көн дәвамында барган танылган җырчылар катнашындагы концертны да авылдашлары Марат Нуриевның хөрмәт билгесе дип кабул итте. “Апас” якташлык җәмгыяте оешуга 30 ел тулу уңаеннан төзелгән фотоальбомны район башлыгына һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногмановка бирде. Рамил Шәрәфуллинның теннис өстәле бүләк итүен дә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та клуб ачу тантана буш кул белән килмәгән. Ул авыл халкының гел күтәренке рухта, җырлап-биеп күңел ачуын теләп тальян гармун тапшырды.
Шәмәк авылында көн дәвамында бәйрәм рухы хакимлек итте. Тирә-юнь шат авазларга күмелде. Учакта тәмле плау, коймак пеште, чәй кайнады. Бизәлгән атлар да бәйрәм күрке булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев