Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай халкына Донецк өлкәсендәге солдатлар рәхмәт әйтә

Урта Балтай авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын дәвам итә.

(29 май, “Апастово-информ”).



Уңган куллы, изге күңелле ханымнар Урта Балтай мәдәният йортына җыелып токмачлар баса. Шулай ук чәкчәкләр дә пешереп, читтә иминлек өчен өлеш кертүчеләргә күңел җылылыгын өләшә, көчле рух өсти. Алар тәм-томнар, тәмле өй ризыклары белән сыйлауны үзләренең бурычлары итеп саный.


“Казанда ООО “Щит” әфганчылар оешмасын җитәкләүче Урта Балтай авылы егете Дамир Биктимиров аша күчтәнәчләр җибәрдек. Авылдашларыбыз Гөлгенә һәм Ландыш чәкчәкләр пешереп килде”, - ди клуб мөдире Лилия Җамалиева.


Күчтәнәчләр егетләргә барып җитеп, Донецк өлкәсендә хезмәт итүче егетләргә рәхмәтләр дә килеп ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев