Бөтен гаилә белән сайлауларга кил һәм айфон, автомобиль от
Җәмгыять һәм без

Бөтен гаилә белән сайлауларга кил һәм айфон, автомобиль от

18–20 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узачак.

Районда тавыш бирүләр 50 сайлау участогында оештырылачак. Тавыш бирү участоклары өч көн дәвамында 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Тавыш бирүдә 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары катнашып, теркәлү урыны буенча сайлау участогында, шәхесне раслаучы паспорт тәкъдим итеп, тавыш бирергә була. 

Татарстанда сайлау көннәрендә 3 автомобиль һәм 33 смартфон уйнатыла. 18, 19, һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе узачак. Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, 3 Sollers ST8 автомобиленең берсен яки 33 iPhone 17нең берсен оту мөмкинлеге булачак.

Фотобәйгедә катнашу өчен 18, 19 яки 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, махсус беләзек киеп, Татарстан сайлау участогы фонында (тышкы ягында) гаилә белән фотога төшәргә һәм фотосурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәңә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.  Фотосурәттә сайлау участогының исеме белән плакатның, баннерның күренүе мөһим. Шулай ук фотосурәттә сайлау участогы янәшәсендә тавыш бирүчеләргә бирелә торган кимендә бер махсус беләзекнең күренүе, гаиләнең ике әгъзасы булуы, аларның берсенең булса да яше 18дән өлкәнрәк булуы шарт. Фотосурәт #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәдә нәкъ менә 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырылырга тиеш. #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларының фотосурәт белән бер постта булуы мөһим (комментарийларда түгел). Төп призларны уйнату ТНВ телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында узачак.

Чаралар һәм аларны үткәрү вакыты турында тулырак мәгълүматны всейсемьейнавыборы.рф сайтыннан белергә мөмкин.

 

фото: Салават Камалетдинов / татар-информ

 


Нет комментариев