ТРда ике гаилә яшәгән шәхси йортта янгында кеше һәлак булган.
«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, ТР Яшел Үзән районының Мизиново авылындагы кирпеч торак йортта түбә һәм чорма янган. Янгын мәйданы 105 квадрат метр тәшкил иткән.
Йорттан бер гаилә үзләре чыга алган, әмма икенче фатирда яшәүчене беркайда да күрмәгәннәр. Соңрак янгын сүндерүчеләр 54 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапкан.
Янгынның ихтималлы сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу.
фото: ГУ МЧС РТ
Нет комментариев