Олы Болгаерлылар көз аеның бер көнен агач утыртуга багышлады. Алар өмә ясап, авыл тирәсенә агачлар утырттылар.
“Агач утырту - бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәр нәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешен күрү - үзе бер бәхет бит әле ул... Авылыбыз матур, сулар һавабыз саф булсын”, - ди клуб мөдире Рания Вәлиева.
Нет комментариев