Липецкида «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсына нәтиҗә ясадылар. Казан педагоглары лаеклы бәя алды.
Казан вәкилләре
-
Казанның 11нче күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина – икенче урын.
-
Казанның 358нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева – өченче урын.
Җиңүчеләр
-
Укытучылар арасында беренче урынны Карелиядән Глеб Фомин алды.
-
Тәрбиячеләр арасында беренче урын – Башкортстаннан Альбина Шәрипова.
Конкурс турында
«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалында Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог катнашты, шул исәптән 85 укытучы һәм 46 балалар бакчасы тәрбиячесе.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев