Җәмгыять һәм без

Уникаль операция: РКОД табиблары 1% тан аз очрый торган шешне алып ташлаган

Республика клиник онкология диспансеры (РКОД) табиблары липосаркома — 1% тан аз очрый торган яман шеш — белән авыручы пациенткага операция ясады. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев хәбәр итә.

Планлы диспансеризация вакытында 65 яшьлек хатын-кызда яңа барлыкка килгән шеш табылган, аннары ул диагностика һәм дәвалау өчен РКОД ка килгән. Онкологлар аның липосаркома — май тукымасыннан үсә торган яман шеш — икәнен раслаганнар. Ул корсак куышлыгында һәм корсак куышлыгы артындагы киңлектә күп кенә аерым төерләрдән торган.

Пациенткага операция билгеләнгән, аның барышында табиблар шешнең барлык үсү учакларын алып ташлаганнар. Алып ташланган шешләрнең гомуми авырлыгы 4 кг нан артык булган.

«Аеруча катлаулысы бөерләр өлкәсендәге эш иде. Шеш ике бөерне дә каплаган, уң бөерне диярлек тулысынча шеш тукымасы чолгап алган иде. Хирурглар шешне аерып, уң бөерне саклап кала алдылар. Шеш процессы юан эчәккә һәм янәшәдәге кан тамырларына да кагылган, шуңа күрә белгечләргә эчәкнең зарарланган өлешен өлешчә алып ташларга туры килде», — дип билгеләп үтте Альмир Абашев.

Хәзерге вакытта пациентка операциядән соң сәламәтләнде һәм өенә кайтты. Хәзер аңа профилактика белән шөгыльләнергә: белгечләрдә даими күзәтүдә торырга һәм тикшеренүләр узарга кирәк.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев