Багыш авылында яшәүче Ярмиева Фәридә Шәйхетдин кызы 80 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Фәридә апа 27 ел дәвамында яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән, озак еллар авыл Советы депутаты, иптәшләр суды әгъзасы, хатын-кызлар Советы җитәкчесе, җирлекнең ветераннар Советы рәисе, остабикә булып торган, мәчеттә дин сабаклары укыткан.
Фәридә апа тормыш иптәше Фәрит абый белән 59 ел парлы гомер кичерә. Улы Марат, килене Наилә, онык, оныкчыкларының олы тәрбиясендә яши алар.
“1966 елда язмыш мине Чирмешән авылына алып килде. 27 ел бер мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Балаларга татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендердем, Ана теленә мәхәббәт тәрбияләдем. Эшемне яратып башкардым. Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый. Бүген дә хөрмәтле булып яшим”, - ди Фәридә апа.
Фәридә апа Ярмиеваны район башлыгы Айрат Җиһаншин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин тәбрик итте. Фәридә апага “Мактаулы остазы” күкрәк билгесе һәм район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев