Җәмгыять һәм без

Казанда россия театр җәмгыятенең сирень куакларыннан аллеясы барлыкка килде

Казанның Тинчурин исемендәге паркында россия театр җәмгыятенең аллеясы салынды.

Төрле театрлар вәкилләре сирень куаклары утыртты.

«Бу аллеяны бөек Карим Тинчуриныбызның туган көнендә салуыбыз бик символик. Казанда театр аллеясы кайда барлыкка килергә тиеш дип без озак уйландык. Әмма язмыш бик төгәл хәл итте», – дип билгеләп үтте ТР театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фарид Бикчәнтәев.

Ачылу тантанасының кунаклары төрле Казан театрларының артистлары һәм режиссерлары булды, алар бергәләп Тинчурин исемендәге паркта сирень куакларыннан аллея утырттылар.

Беренче шундый аллея 25 февральдә Сочида барлыкка килде. Бүген проектның географиясе Сочидан Барнаулга кадәр, Санкт-Петербург һәм Мурманскидан Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләренә кадәр сузыла.


Нет комментариев