Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“АгроАктив“ хуҗалыгы көнбагыштан мул уңыш ала

Кырда тәҗрибәле механизаторлар эшли. Комбайнчылар да чын җир уллары.

(14 октябрь, “Апастово-информ“).


Болынбалыкчыда яшәүче Фәрит Гыймадиев 27 ел урып-җыю эшләрендә катнаша.
“8 классны тәмамлауга хуҗалык эшенә чыктым. Инде комбайнга утыруыма да шактый еллар узган. “Нива“ комбайнында эшли башлаган идем, хәзер “Палессе“ штурвалы артында. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, тракторда хезмәт итәм. Эшемне яратып башкарам“, – диде тырыш комбайнчы.

Җыелган уңыш хуҗалыкның ашлык саклау урынына озатыла. Биредәге өемнәрдән май заводына тапшырыла.

–“АгроАктив“ хуҗалыгының ашлык саклау урынына көнгә 100-110 тонна көнбагыш кайта. 60-62 тонна уңышны төяп озатабыз, – диде склад мөдире Ринат Гыйльметдинов.

Мәйданчыкта көнбагыш олаулары тигез сафларга салынган. Уңышны төяп киткәннән соң, артыннан ук җыештырып, пөхтәләп тә куялар.
“Җыештырабыз, себерәбез. Көн дәвамында эш өзелми“, – диде Екатерина Матаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев