“АгроАктив“ хуҗалыгы кырларында көнбагыш җыю эше бара
“АгроАктив“ хуҗалыгы кырларында быел 515 гектарда көнбагыш үстерелде. Бүген уңышны җыеп алу эше бара. Бер гектардан 31,4 центнер уңыш чыга.
(14 октябрь, “Апастово-информ“).
Болынбалыкчы авылының 128 гектарлы кырында да кояштай янып торган сап-сары көнбагышлар өлгереп башын игән. 3 комбайн уңышны җыеп алу эшендә. Көнбагыш бөртекләрен ашлык саклау складына ташу өчен техника да берсен-берсе алмаштырып кына тора.
–Хуҗалыгыбызда көнбагыш суктыру эше бара. Тагын 140 гектар мәйданда уңышны җыясы бар. Һава торышлары мөмкинлек бирсә, тагын 5 көннән тәмамларбыз дип уйлыйбыз. 1200 тоннадан артык уңыш җыеп алдык. Көнбагыш өчен ел бик яхшы килде. Уңыш мул, бәясе дә кыйммәт. Җыеп алыр өчен һава шартлары да бик уңай, – ди “АгроАктив“ хуҗалыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәргать Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев