Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“АгроАктив” - үзенең технологиясе, басуларының торышы буенча да алга киткән хуҗалык

“АгроАктив” хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышы хакында сөйләшү буенча зонакүләм семинар-киңәшмә узды.

(24 май, “Апастово-информ”).


Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, 8 районнан килгән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, хуҗалыкларның агрономнары, җир буенча белгечләр катнашты.


Семинар-киңәшмә “АгроАктив” хуҗалыгының ашлык саклау амбары, биредәге шартлар белән танышудан башланды һәм тәҗрибә уртаклашу, кырлар белән танышу белән дәвам итте. Икмәк язмышы өчен җаваплы оешмаларның чыгышлары яңгырады.


-Бүген без үрнәк алырлык “АгроАктив” хуҗалыгына җыелдык. Яңа күнекмәләрне бүлешерсез, тәҗрибә уртаклашырсыз дип ышанам. Хуҗалык замана белән бергә атлый, яңа технологияләр, цифрлаштыру кулланыла, яңа техникалар булдырыла - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Семинар-киңәшмә барышында амбарларны яңа ашлыкны кабул итәргә әзерләү, орлыкчылык нигезләре, туфракны ашлау, чәчелгән җирләрне эшкәртү, бөртеклеләрне, кузаклыларны һәм май культураларын җитештергәндә пестицидлар куллану, гомумән, мул уңыш алу серләре хакында сүз барды.


-Узган ел бөртеклеләрдән 58 центнер, техник культуралардан 31 центнер уңыш алдык. Берләшмәбез чиста үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Үзебезнең күчмә ашлык киптерү җиһазы бар. Иң элек без анда тәүлегенә 340 тонна көнбагыш киптердек, 40 процентка кадәр булган дымлылыгын 10 процентка кадәр калдыра алдык. Биредә үк бөртеклеләрне дә киптереп була. Эшләү өчен уңай җиһаз, - дип таныштырды берләшмә җитәкчесе Фәрит Рәхимов.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин кырлардагы гомуми вәзгыять, һава торышы шартлары һәм орлыфкларның үсеш сәләтен саклау бурычлары хакында сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев