“АгроАктив” хуҗалыгы яңа техникалар булдырган
Хуҗалык язгы кыр эшләренә 95 процент әзер.
(17 март, “Апастово-информ”).
Районда үрнәк, һәрвакыт үсештә булган “АгроАктив” хуҗалыгы язгы кыр эшләренә инде әзер дә диярлек. Бүгенге көндә биредә ашламалар кайтарылган, югары уңыш бирүче орлыклар тиешле стандартларга җиткерелгән. Техникаларны төзекләндерү дә ахырына якынлашкан.
- Әзерлек дәрәҗәсе - 95 процент. Вак-төяк эшләр генә калып бара. Һава торышы әйбәт булып, җир өлгергәнне көтәбез. Мул уңыш өмет итәбез. Орлыкларыбыз да җитәрлек. Якын арада агулау эшенә керешәбез, - ди хуҗалык җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин.
“АгроАктив” замана белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучы хуҗалыкларның берсе. Биредә мул уңыш җыеп алуның серләрен яхшы беләләр, һәрдаим өйрәнәләр. Заманча технологияләргә таянып эшлиләр, техникалар туплыйлар. Техникалар паркы ел саен яңа тракторлар, агрегатлар белән тулылана. Узган елда бер яңа трактор, 12 метрлы заманча чәчкеч һәм 50 см тирәнлектә җир эшкәртүче агрегат булдырган булсалар, быел исә тагын бер өр-яңа трактор, бер “Амкадор” һәм 18 метрлы себерке агрегаты да сатып алганнар.
“АгроАктив” хуҗалыгының барлыгы 3100 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 500 гектары парга калдырылган, 490 гектарда көзге бодай чәчелгән. 2000 гектарында язгы культуралар игәргә уйлыйлар. Хуҗалык бөртекле культуралардан тыш техник культуралар - рапс, горчица, көнбагыш үстерергә дә планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев