Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Агроактив” хуҗалыгында алдынгылар хөрмәтләнде

Биредә эшләүче тырыш хезмәтчәннәргә район башлыгы Айрат Җиһаншин Рәхмәт хатларын тапшырды.

(4 ноябрь, “Апастово-информ”). 
 


Алдынгылар слетында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, хуҗалык җитәкчеләре Фәрит һәм Рәмис Рәхимовлар, җитәкче-белгечләр катнашты. 
Фәрит Рәхимов хуҗалыкның узган ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде, елның коры килүенә карамастан, алда куйган максатларга ирешә алуларын әйтеп узды. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин хуҗалыкның республика күләмендә алгы сафларда торуын билгеләп үтте, иң тырыш хезмәтчәннәргә олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хатларын тапшырды. 
“Бердәм булып эшләвегез, күркәм уңышларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт. Хуҗалыкның республика күләмендә алдынгылар рәтендә булуы, җитәкчеләрдән мактау сүзләре ишетүе - нәкъ менә тырышлык һәм бердәмлек нәтиҗәсе. Киләчәктә дә исән-сау булып, матур күрсәткечләргә ирешеп эшләргә насыйп булсын!”, - дип теләде район җитәкчесе. 
Бәйрәм чарасында алдынгылар өчен мул табыннар да әзерләнгән иде. 
“Алдынгылар слетын өченче ел үткәрәбез. Барлык эшләр тәмамлангач, кырдагы уңыш җыеп алынгач, урнаштырылгач, складларны чистартып, техникаларны юып, киләчәк эш сезонына әзерләп куйгач, хезмәтчәннәргә бәйрәм оештырабыз. Тырыш хезмәт лаеклы бәяләнергә тиеш”, - ди хуҗалык җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев