Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Альберт Сәмигуллин: “Кечкенә машина зур трактордан калышмыйча кар эттерә“

Буранлап яуган карны ерып эшкә килгәндә, редакция каршында бер кечкенә генә “Ока“ машинасы белән саваплы эш башкарып өлгергән, урамыбызда үз эшен алып баручы Альберт Сәмигуллин белән очраштым. Аның кечкенә машинасы зур трактордан калышмыйча кар эттерә ала.

(Апас-информ, Ришат Җамалиев).



“Менә кар эттергеч астым әле үзенә. Юлны ничек чистартканын тикшереп обкатка-тест үткәрәм. Эттергечне авышлыкта да сынап карадым. Ярыйсы, болай яхшы гына килеп чыкты үзе, тик мастерской-сервисыма алып кайтып, бераз гына тагын да көйләп җибәрәсе бар әле“, - диде ул.

Машинасыннан төшеп, ике-өч көн дигәндә кул астында булган тимер-томырдан үзенең алтын куллары белән ясаган кар эттергечнең конструкциясе белән дә таныштырды.

Метр ярым чамасы киңлектәге, 70 сантиметр биеклектәге кар эттергеч көрәген җиңел алюминий калайдан ясаган оста. Астына шулай ук калын транспортер лентасы куйган, анысы машина белән кар эттергәндә ташка-фәләнгә килеп төртелмәсен өчен бик шәп саклагыч-амортизатор-стабилизатор ролен үти. Әнә шулай таныштырды үзе.

Машина агрегатлары һәм кузовына зыян килмәсен өчен бу нибары 25-30 килолы констукцияне “Ока“ның алгы бамперы беркетелә торган рама башына иркен, “йөзеп йөри“ торган итеп болтлар белән тоташтырган. Бозлавыкта да кар эттерергә була бу машина белән, моның өчен покрышкалы көпчәген дискка аркылы “шип“лар ябыштырып ясаганына гына алыштырып куя. Видеосын да күрсәтте, ник бер туктап калсын, тимер көпчәкләр калын бозны да карга әйләндереп ваклап куя.

Сөйләшә торгач, күршебезнең Мәскәү малае булуын да белдем.
“Шунда туып-үстем мин үзем, аннан бала чактан ук Апаска кайтып төпләндек. Башлы-күзле булгач, яшьлегемдә район милициясендә дә эшләдем: Хатыным Гөлүсә белән улыбыз Альфирны үстереп, өйләнгәч, аны гаиләсе белән мөстәкыйль тормыш юлына аяк бастырдык“, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев