«Апас Мол» агрофирмасының Горбунов һәм Әлмәндәр бүлекчәсе хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр.
(7 апрель, "Апастово-информ").
Әлмәндәр бүлекчәсенең Борнаш авылы кырларында эш дәвам итә. Анда күпьеллык үлән басуларын ашлау бара.
Һава торышының нинди булуына да карамастан, хезмәтчәннәр эшнең җаваплылыгын аңлап, вакытында башкарырга тырыша.
Нет комментариев