Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Апас-Мол агрофирмасының Акхуҗа берләшмәсе игенчеләре җиң сызганып, урып-җыю эшләренә керешкәннәр

Игенчеләр өчен кояшлы көннең һәр минуты кадерле.

(28 июль. “Апастово-информ”).


Ашлык басулары комбайннар гөрелтесенә күмелгән. Комбайнчылар Ындырчы бүлекчәсенең арыш кырында эшлиләр. “Акуҗа” берләшмәсе җитәкчесе Гомәр Хәйбуллин белән агроном Илгиз Гафиятуллин эш көнен басу-кырларны күзәтүдән башлыйлар.


- Иртүк кырларга чыгабыз. Дымлылык дәрәҗәсен билгелибез. 140 гектарлы мәйданны биләгән арыш кырында да эшне оешкан төстә башлап җибәрдек. Арыш уңышы белән сөендерә. Бер гектардан уртача 31 центнер уңыш чыга. Бу былтыр 10нчы августта чәчелде. Иртә яздан ашладык, шулай ук корткычларга каршы да эшкәртеп тордык. Нәтиҗәсе күз алдында, - ди берләшмә җитәкчесе Гомәр Хәйбуллин.


“Акхуҗа” берләшмәсендә 460 гектарда арпа, 1800 гектарда язгы бодай, 133 гектарда борчак, 2176 гектар мәйданда көзге бодай һәм арыш уңышы җыеп алырга ниятлиләр. Берләшмә агрономы Илгиз Гафиятуллин белдерүенчә, әлегә көзге арыш 450 гектар мәйданда суктырылган.


- Борчак кырына чыгып карадык. Дымлылык дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, эшкә керешә алмадык. Уртача уңышны исәпләдек. Ул гектарына 25 центнерны тәшкил итте. Елына күрә уңыш әйбәт күренә, - диде агроном.

 

Басуларда барлыгы тугыз комбайн эшли, 7 “КамАз” машинасы икмәкне амбарларга ташып тора.

 

Суктырыласы мәйданнар күз алдында кими бара. Тип-тигез чиста басуда арышларның башаклары тулышып өлгергән. Биредә эш тынып тормый.Кырда эш оешкан төстә бара. Янәшәдә генә янгын сүндерү техникасы кизү тора. Хезмәткәрләр өчен ике тапкыр кайнар ризык әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев