Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Апас-Мол” терлек азыгы әзерләү эшенә әзер

Тиздән районыбыз игенчеләре терлек азыгы әзерләүгә керешәчәк. Алда вакытында сыйфатлы терлек азыгы әзерләү бурычы тора.

(17 май, “Апастово-информ”).



Апаста терлек азыгы әзерләүне оештыру һәм 2023 елга бурычлар темасына семинар-киңәшмә узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Камил Галиев катнашты. Шулай ук республикадан килгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тәҗрибә уртаклашты.

“Апас-мол” агрофирмасы терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеген күрсәтте. Терлек әзерләү чорына әзерлек, түләү бәяләре, кызыксындыру чаралары, азыкка ихтыяҗ, техникаларны төзекләндерү, запас частьлар белән тәэмин итү хакында сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев