Апас районында кызу темпта язгы кыр эшләре бара
Горбунов берләшмәсенең алты бүлекчәсендә дә игенчеләр язгы чәчү эшенә керештеләр.
Биредә эш ике сменада бара. Тәүлек әйләнәсе басу-кырларда тракторлар тавышы тынмый. Игенчеләрне көндез ике тапкыр һәм кич сәгать унда кырга килеп ашату да оештырылган. 12 агрегат җир тырмалый, 6 агрегат бөртекләрне чәчә, 1 каток һәм бер трактор җир әзерләү эшен башкара.
– Бүгенге көнгә берләшмәдә 5900 гектар җир тырмаланды, 1200 гектарда бөртеклеләр, 170 гектарда шикәр чөгендере чәчелде. 2500 гектарда уҗымнарны тукландыру эшләре башкарылды. Язгы көннең бер генә минутын да әрәм итмичә эшли механизаторларыбыз. Һәрберсенә сәламәтлек, хәвеф-хәтәрсез эш көннәре телим, - диде берләшмәнең әйдәп баручы зоотехнигы Илсур Хәсәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев