Апаслылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты
Авыл хуҗалыгы

Апаслылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”). 


Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, мәктәпләре Осиново бистәсендә сәүдә итте. Шәһәр халкы ярминкәгә иртәдән үк килеп, үзенә кирәкле товарны сатып алды. Сәүдә нокталарында азык-төлек мулдан иде. Сатып алучыларга Апас сәламе булып җыр-моннар яңгырады. 
Апас аграр көллияте коллективы халыкны кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлады. Ярминкәләр әле дәвам итәчәк.


Нет комментариев