Апаслылар көзге ярминкәдә катнаштылар
Авыл хуҗалыгы

Апаслылар көзге ярминкәдә катнаштылар

Районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр өчен күп төрле продукция алып барды.

( 24 нче сентябрь,"Апастово- информ")


Кала халкы авылдан килгән продукцияне көтеп ала.
"Күргәнегезчә көзге ярминкәгә продукцияне мулдан алып килдем.  Быел уңышлы ел булды. Ит, сөт, яшелчә, бөртеклеләрне халык кулай бәядән ала",- диде районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин .
Һәр җирлек, һәр хуҗалык тырышып әзерләнеп килгән. 
Халык иртәдән үк үзенә кирәк әйберләрен алырга ашыкты.
Район мәдәният хезмәткәрләре дәртле җырлары белән ярминкәгә ямь өстәделәр. Халык кушылып җырлады һәм биеде.

#яшәавылымминем


Нет комментариев