Авыл хуҗалыгы

Апаслылар уракка чыкты. Хәерле сәгатьтә!

Районда урып-җыю эшләренә керештеләр.

(10 июль, “Апастово-информ”).


Районда урып-җыю эшләре башланды. Беренчеләрдән булып “Апас-мол” хуҗалыгы механизаторлары эшкә кереште. Алар бүгенге көндә арпа уңышын җыялар. Бер гектардан 23-25 центнер уңыш җыеп алына.


“Хәерле сәгатьтә! Урып-җыю эшләрен югалтуларсыз һәм вакытында башкарып чыгарга язсын! Игенчеләргә авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим!”, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Нет комментариев