Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Апаста авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов урып-җыю эшләре белән танышты

Районга урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә алар кырларда булды, яңа технологияләр тәкъдим итүче мәйданчык белән танышты.

(25 июль, Ләйлә Шиһабиева,“Апастово-информ”).


Эш сәфәре Борнаш авылы янәшәсендә төзелүче иген киптерү комплексы белән танышудан башланды. Биредә төзелеш эшләре дәвам итә. Хезмәткәрләр сүзләренчә, август азагында эшләр башланып китәчәк.

Әлмәндәр бүлекчәсендә дә җаваплы чорның һәр көнен файдалы уздырырга тырышалар. Биредә арыш җыю эшләре дәвам итә.

Гәрәбәдәй сары басу буйлап киң эзләр салып комбайннар бара. Алтын бөртекләр бункерда үз урынын ала.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә кыр корабының руль артына утырып, контроль суктыру да уздырып карады.

“Нуриев” шәхси хуҗалыгы быел 900 гектарда чәчү эшләре башкарган. Алар 11 кешене эш белән тәэмин иткән. Бу көннәрдә алар да урып-җыю эшләренә керешәчәк. Шулай ук икмәкне саклау өчен амбар да төзиләр.



-Республикада урып-җыю эшләре бара. Апас районы иң беренчеләрдән булып эшкә кереште. Кырларны карап чыктык. Эшләр матур оештырылган. Комбайнчылар белән очрашып сөйләштек. Шулай ук республикада тәкъдим ителүче яңа технологияләрнең берсен “АгроАктив” хуҗалыгы кырында күрдек. Яңа казанышлар буенча тәҗрибә уртаклаштык. Биредә заманча техника белән җир эшкәртү эше күрсәтелде, - ди Рафаэль Фәттахов.



Техника тракторчыдан башка да эшли ала. Ләкин әлегә кабинада кеше утыра. Махсус системалар сыйфатлы һәм тиз эшләргә мөмкинлек бирә, чыгымнарны да киметә.


Район башлыгы Айрат Җиһаншин урып-җыю эшләренең оешкан төстә баруын билгеләп узды.



-Бүгенге көндә 12 процентка якын урып-җыю эшләре башкарылды. Игенчеләр көзге-язгы арпа-бодайны урып-җыю эшендә. Максатыбыз – кыр эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгу, кырларны киләсе ел уңышы өчен әзерләү, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев