Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста чәчү эшләре азагына якынлаша

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә.

(4 май, “Апастово-информ”).


Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, быел районда 37600 гектарда язгы чәчү эшләре башкарыла. Шуның 24712 гектарда бөртекле культуралар, 6611 гектарда техник культуралар, 4698 гектарда шикәр чөгендере чәчелә. Бүгенге көндә кырларда чәчү эшләре белән беррәттән, чүп үләннәренә каршы көрәш тә бара. 32 мең гектарда чәчү эшләре башкарылган. 23 мең 100 гектарда бөртеклеләр, 1141 гектарда көнбагыш, 4666 гектарда чөгендер, 754 гектарда горчица чәчелде. Соңгы культуралардан кукуруз гына чәчәсе калды. 1200 гектарда чүпкә каршы гербицид сибелгән.

Карамасар авылында яшәүче Рөстәм абый Ибраһимов та бүгенгем көндә кукуруз чәчү эшендә булуын хәбәр итте.


“Көннәр матур торганда рәхәтләнеп эшлибез. Кырлар иңләү, яраткан эшең булу – үзе бәхет бит ул”, - ди Рөстәм абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев