Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста дөньякүләм яңа технологияләр кулланыла

Районга эшлекле сәфәр белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов килде.

(2 нче декабрь. Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә заманча технологияләргә нигезләнеп эшләүче Зөфәр Ибраһимовның крестьян-фермер хуҗалыгының эшчәнлеге белән таныштылар.
Биредә барлык эшләр дә автоматлаштырылган, цифрлашкан һәм компьютерлар ярдәмендә башкарыла. Зөфәр Ибраһимов һәрберсе турында сөйләп җитәкчеләрне таныштырды.
Һәр хезмәткәр үзенә бирелгән эшне җиренә җиткереп башкара.
“Авылга шәһәрдән күченеп кайттым да фермага эшкә урнаштым. Биябашында эшләдем. Инде менә яңа фермага килдек. Биредә бары да заманча, чиста, якты. Иртәнге алтыдан кичке бишкә кадәр эшлим. Чәй эчеп ял итү урыны да бар, хезмәт хакын да вакытында түлиләр”, - дип уртаклашты Ринат абый Әлмөхәммәтов.
Республика кунаклары хуҗалык эшчәнлеге белән якыннан танышып югары бәя бирделәр.
“Без бүген Апаска авыл хуҗалыгында эшләргә теләгән эшмәкәрләр белән очрашырга килдек. Сәфәребезне әлеге хуҗалыктан башладык. Биредә бик күп эш башкарылган. Ферма мал белән тулган. Һәр эшләре цифрлашкан, яңа технологияләр кулланыла. Дөньякүләм кереп бара торган яңалыклар кертелгән. Уңышлар, халык белән аңлашып эшләүләрен телибез. Аларның эш тәҗрибәсен башкаларга да күрсәтергә тырышабыз”, - диде республика кунагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев