Апаста яшьләр урып-җыю эшләренә өлеш кертә
Авыл хуҗалыгы

Апаста яшьләр урып-җыю эшләренә өлеш кертә

Марат Мифтахов – ут күршебез булып чыкты. Ул Буа районы Кишер Аксуы авылында туып-үскән. Быел укуны тәмамласа да, эшкә урнашканчы, комбайнга утырып икмәк язмышына өлеш кертергә уйлаган.

(15 август, “Апастово-информ”).



“Язмышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләдем. Комбайнда өченче ел эшлим. Техниканы аңларга, тәҗрибә тупларга бу күнекмәләр бик кирәк”, - ди Марат.

Каратун егете Рушан Сибгатуллин “КамАЗ”ы белән икмәкне ташып тора. 4 ел руль артында ул. Техника серен яхшы белә егет. Урып-җыю эшләрендә дә теләп катнаша.


Нет комментариев