Апаста каз өмәләре дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

Апаста каз өмәләре дәвам итә

Каз өмәләре җирлекләрне иңли. Һәр зона үзенчә әзерләнә, йолаларны яңарта.

(26 ноябрь, “Апастово-информ”).




Түбән Биябашы авылының Данис чишмәсе буенда да милли бәйрәм – “Каз өмәсе” узды.

Шәмбалыкчы, Каратун, Биеш, Болынбалыкчы авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм чарасы уздырды.

Алар каз өмәсе күренешләре күрсәтте, җырлы-биюле уеннар оештырды. Табада коймак пеште, мәтрүшкәле чәйләр хуш исен таратты.

Каз өмәсе - халкыбызның бик үзенчәлекле, рухи байлыгын үзенә туплаган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул.


Нет комментариев