Апаста көзге ярминкә узды
Авыл хуҗалыгы

Апаста көзге ярминкә узды

Сатуда печән-салам, бөртеклеләр, кош-кортлар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, камыр ризыклары - барысы да бар иде.

 (28 сентябрь, “Апастово-информ”).


  Ярминкә иртәдән үк башланды. Сатып алучыларны район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моң белән каршы алдылар. Рәт-рәт төзелеп киткән сату мәйданчыкларында  районның крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары җәй буе үстерелгән уңышны халыкка тәкъдим итте. 
  Шулай ук сатуда печән-салам, бөртеклеләр, кош-кортлар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, камыр ризыклары бар иде. Өлкәннәргә сатып алынган печән-саламны, бөртеклеләрне илтеп бирү мөмкинлеге дә оештырылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендәге комиссия ярминкә барышы белән танышып, һәр сату ноктасын карап-бәяләп чыкты. 
Көзге ярминкә якынлашып килүче өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылды.


Нет комментариев