Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста көзге ярминкә гөрләде

Бүген Апас базары территориясе иртәдән үк гөр килеп торды.

(5 нче сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Районыбызның барлык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары җәй буе үстерелгән мул уңышны халыкка тәкъдим иттеләр.
Печән, салам, бөртеклеләр, кош-кортлар, бозаулар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, кул эшләре, камыр ризыклары – барысы да бар иде сатуда.
Ярминкәгә килгән халык үзенә кирәк әйберне бик теләп сатып алды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендәге комиссия ярминкә барышы белән танышып, югары бәя бирде.
“Хөрмәтле якташларым! Бүгенге көннән башлап көзге ярминкәләрне башлап җибәрәбез. Ярминкәдә катнашучыларның һәрберсенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Ярминкәләрне халык тәкъдимен искә алып киләчәктә дә оештырачакбыз. Шушы урында булачак. Рәхәтләнеп ял да итегез!”, - диде Алмаз Тугушев райондашларны сәламләп.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне җыр-моңнары, дәртле биюләре белән ял иттерделәр.
“Көзге ярминкәгә бик теләп чыктык. Арпа белән бодай кирәк иде. Бик матур концерт та карадык. Чын бәйрәм рухы бүген Апаста”, - диде Шәрифулла абый Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев