Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста көзге ярминкә гөрләде

Ярминкә барышы белән район башлыгы Равил Хисаметдинов якыннан танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

(18 нче сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).



Иртәдән үк Апасның үзәк урамы гөр килеп торды.
“Хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр бүгенге ярминкәгә әзерләнеп килделәр. Халык та иртәдән үк актив. Бу әле беренче ярминкә. Халык белән аралаштык, нәрсә кирәген сораштык. Киләсе ярминкәләрдә барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.
Ярминкәгә килүчеләр ит, бәрәңге, суган, бөртеклеләрне сатып алырга ашыкты.
“Тормыш иптәшем белән икәү ярминкәгә чыктык. Суган, бәрәңге, ит-сөт әйберләре дә бар. Икмәк сатучы машиналар янына килдек. Арпа сатып алдык. Ярминкәләр бик кирәк,” – диде Фаяз абый Абделвәлиев.
Мәдәният хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларны җыр-моңнары белән ял иттерделәр.
#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев