Апаста район башлыгы игенчеләр белән очраша
Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре дәвам итә.
(20 июль, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин кырларда булып, икмәк язмышы өчен тир түгүчеләр белән очраша, эшнең барышы, кырларның торышы белән таныша.
"Апас-Мол" оешмасының Горбунов бүләкчәсендә булып, эш барышы белән таныштым. Игенчеләр, комбайнчылар тырышып хезмәт куя. Шулай ук "Нуриев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында да эшнең кызу чагы. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын!” – дип хәбәр итә район башлыгы социаль челтәрдәге шәхси битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев