Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста сенаж салу эше бара

Кыр эшләре белән танышу максатыннан, безнең иҗат төркеме Йомралы берләшмәсендә булып кайтты. Бу көнне Идрәз авылының 146 гектарлы кырында эш бара иде.

-Йомрал берләшмәсендә 1800 гектардан артык күпьеллык үлән үсә. Май азагында үләннәрне урырга чыктык. Сенаж өчен урабыз. 2 “Ягуар”, 8 “КамАЗ” эшли. Хезмәтчәннәр кырда 12шәр сәгать хезмәт итә. Яратып эшлиләр, өзеклекләр юк. Печәннең сыйфаты яхшы, - диде берләшмә җитәкчесе Фаил Курамшин.

Борнаш авылы егете Әсгать абый Закиров 34 ел руль артында. Һөнәр училищесында укып, кулына шоферлык таныклыгы алган көннән бирле техникадан аерылганы юк. Озак еллар шофер булып эшләгән әтисе Тәлгатьнең дәвамчысы ул.

Хезмәтчәннәр иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 6га кадәр кырда. Көнгә 2 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәләр.

Кече Болгаердан Фирдүс абый Хәертдинов ел әйләнәсе хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итә. Аның 40 еллык стажы бар. Хәзерге вакытта комбайны белән чабылган яшел үләнне ваклатып, “КамАЗ”ларга төятеп бара.

Җидекизләүдә яшәүче Рәшит абый Хәлилов та кыр эшен, техника җаен биш бармагы кебек белгән хезмәтчәннәрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев