Апаста шикәр чөгендере алу эше бара
Әлмәндәр берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсендә 220 гектарлы басуда шикәр чөгендере алу эшенә керештеләр.
Биредә дүрт комбайн эшли. Җитәкчеләр, белгечләр барысы да урында.
“Әлеге басуда икенче көн шикәр чөгендере алабыз. Быел леопард сортлы чөгендер чәчкән идек. Сортына карапмы, елына карапмы уңыш бик әйбәт күренә. Чөгендере чиста, эре булды”, - дип уртаклашты бүлекчә идарәчесе Альберт Насретдинов.
Механизаторлар иртәнге җидедә эшли башлыйлар, кичке һәм иртәнге смена арасында комбайннар техник карау узалар һәм иртәнге бишкә кадәр эшлиләр. Көнгә өч тапкыр кайнар ризык белән тукланалар.
“Алтынчы сезон урып-җыю эшендә катнашам. Бөртеклеләрне урып-җыю эшен төгәлләп комбайнны куйдым да, чөгендер комбайнына утырдым. Иген дә әйбәт булды, чөгендер дә уңышы белән сөендерә, эшлисе генә килеп тора. Ил-көннәребез генә тыныч булсын иде”, - диде комбайнчы Рәмис Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев