Апаста силос салу эше бара
Авыл хуҗалыгы

Апаста силос салу эше бара

Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта “Апас-мол” агрофирмасы Горбунов берләшмәсендә терлек азыгы әзерләү эшләре бара.

(23 сентябрь, “Апастово-информ”).



Горбунов берләшмәсе Дәвеш бүлекчәсендә 107 гектар мәйданда кукуруз чәчелгән. Ул малларга кышкы азык өчен силоска салына. Урылган массаны “КамАЗ”лар бер-бер артлы ташып тора.

Бүлекчәдә бер үк вакытта шикәр чөгендере алу, кырларны ашлау эшләре дә дәвам итә.


Нет комментариев