Апаста урып-җыю эшләре бара
Авыл хуҗалыгы

Апаста урып-җыю эшләре бара

Уракка иң беренчеләрдән булып “Апас-мол“ агрофирмасының Горбунов берләшмәсе чыкты.

(11 июль, “Апастово-информ”).


Быел кырлар сары төскә иртәрәк манылды. Кыр кораблары да эшне, алдагы еллар белән чагыштырганда, алданрак башлады.


-Дәүләки бүлекчәсендә арпа җыю эшләрен башлап җибәрдек. Дымлылык – 33 процент. Уңыш гектардан 26 центнер чыга. Җыелган уңышны кыш өчен капчыкларга тутырып консервацияләп куябыз. Бу алым – урып-җыю эшләрен тизрәк башкарып чыгарга, җирләрне эшкәртеп куярга мөмкинлек бирә. Әлеге эштән соң, дымлылык кимегәч, төп уракка керешәбез, - ди Горбунов берләшмәсе агрономы Илдар Зиннәтуллин.


Нет комментариев