Апаста язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара
Район башлыгы Равил Хисаметдинов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
(4 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
Бүгенге көнгә чәчүнең 40 проценттан артыгы чәчелгән. Чәчү оешкан төстә бара. Хезмәткәрләр җитәрлек. Эш ике сменада оештырылган. Иртә бөртекле культураларны чәчүне 9 майга тәмамлау бурычы куела. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдерде.
Район башлыгы “АгроАктив”, “Свияга”, “Нур” хуҗалыклары кырларында булды, җитәкчеләр, хезмәткәрләр белән очрашты, чәчүнең барышы, кырларның торышы белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев