Аюкөйдергән авылында яшәүче Илфат һәм Альбина Гәрәевләр юллы булганнар
Яшь гаилә хөкүмәт ярдәмен дә тоеп яши.
(12 ноябрь, “Апастово-информ”).
Гәрәевләр үзләренең шәхси хуҗалыгында 25 баш сыер асрыйлар. Быел алар җир пайларын да рәсмиләштергәннәр. Хуҗалыкта эшләү өчен махсус җайланмалары белән трактор да сатып алганнар.
- Ел коры килсә дә, кыш өчен терлек азыгы әзерли алдык. Эшебез бара. Зарланганыбыз юк. Тормыш иптәшем булыша. Әти-әни дә ярдәм итә. Балаларыбыз да хезмәтне күреп, эшкә өйрәнеп үсәләр, - ди Илфат Гәрәев.
Яшь гаилә хөкүмәт ярдәмен дә тоеп яши. Берничә ел элек республика программасы нигезендә каралты төзү өчен ярдәм алганнар, савым аппараты алу бәхетенә дә ирешкәннәр. Район җитәкчелеге әлеге тырыш гаиләнең юл кирәклеге хакындагы үтенечен дә хуплаган. Быел алар хуҗалыгына кадәр 150 метр озынлыкта таш өслекле юл салынган.
- Үтенечебезне тыңлап, тормышка ашырган район җитәкчеләренә ихлас рәхмәтебезне ирештерәм, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев